Җир кодексына үзгәрешләр кертелә

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
1 марттан Җир кодексына кертеләчәк төзәтмәләр соңгы ундүрт елдагы зур җир реформасын башлап җибәрә.

Хәзер гражданнар һәм эшкуарлар төзелеш өчен җир участокларын муниципалитетлардан махсус аукционнарда сатып алачак. Башлангыч бәя җир участогының кадастр бәясенә тиң булачак.

Әмма кайбер җирләрне бушка да алу мөмкинлеге саклана. Әйтик, җир участогы урнашкан урында эшләргә теләгән кешеләр аны бушка ала ала. Шулай итеп элек сорау булмаган территорияләрдә кешеләр яши башларга мөмкин. Укытучылар, табиблар, төзүчеләр һәм башкалар Россиянең иң ерак почмакларында да яшәү һәм эшләү теләге белдерергә мөмкин. Андый социаль участокларны җирле хакимият билгели.

Закон шулай ук бакча һәм дача участокларын хосусыйлаштыруны гадиләштерә. «Сакаллы» төзелешләр азаячак. Җирне ун елдан йорт төзелгән булу шарты белән бирәчәкләр. Әгәр төзелеш шушы вакытка да тәмамланмый икән, «сакаллы төзелеш» аукционга куелачак. Бу йорт төзүчеләрне үз проектларына җаваплырак карарга мәҗбүр итәчәк.

Тагын шунысы да бар, кайчандыр үз белдекләре белән җир кишәрлеген «үзләштергән» кешеләр, бу кишәрлеккә башкалар дәгъва белдермәгән очракта, хәзер аны үзенең милке итеп терки алачак.


"Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International