ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2015 ел
җомга
Бүген хуҗалыкларның яртысыннан артыгы язгы чәчүне башлап җибәрде.
1 Май иртәсе профсоюз вәкилләре өчен гаттәгедән үзгә булып, Үзәк парктагы Геройлар аллеясына чәчәкләр куюдан башланды. “Татнефть” ААҖ Профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин инициативасы буенча оештырылган әлеге чарада хезмәт батырлыгы күрсәтеп Герой исеменә лаек булган мөхтәрәм ветераннар, профсоюз комитеты рәисләре, журналистлар катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе профсоюзның хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен яклауда, кайгыртуда бердәм көч булын ассызыклады. Хезмәт кешесе бүген дә көн герое булырга тиеш һәм Геройлар аллеясына чәчәкләр кую матур традициягә әверелсен дигән фикер ассызыкланды.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин ветераннарны Бөек Җиңүнең 70-еллыгы белән тәбрикләп, аларга авыр елларда үзләрен аямыйча, Ватаннарын саклап калуга бөтен көчләрен биргән өчен рәхмәтләрен җиткерде.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Әлмәткә ТР Премьер-министр урынбасары Васыл Шәйхразиев килде. Ул ГТО нормалары тапшыру буенча куст киңәшмәсе уздырды.
Әлмәттә хоккей буенча хәйрия турниры финалы уза

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
23 марттан Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Шуның белән бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә икеләтә арттырылды: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта республикада чүп-чар, коры-сары, үлән яндырганы өчен 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган инде.
Бәйрәмнәр яздан, Тукайдан башлана да. Без хезмәтебез, батырлыгыбыз белән бәйрәм ясый торган халык.Сөекле Тукаебыз “Без сугышта юлбарыстай көчлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез", - дип язган. Табигать яшәргән, яңарган вакытта, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу.
Бүген Ленин урамындагы 43 нче йортта чираттагы зур тантана булды – Рафаил Төхфәтуллин 35 ел яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылды.
ОДН проблемасы республикада яшәүчеләр, шул исәптән әлмәтеләр өчен дә яхшы таныш. Гомуми йорт ихтыяҗларына тотылучы күрсәткечләрне киметү буенча рейдлар дәвам итә. Район башкарма комитеты Айрат Хәйруллин идарәче компания, ЕРРЦ җитәкчеләрен җыйеп яңадан ОДНның күплеге турында сөйләште.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Рус Акташы авылында булды. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Лазарев белән берлектә алар башлангыч һәм гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, споркомплекс, ипи пешерү цехында булып, авыл тормышы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International