Айрат Хәйруллин Рус Акташы авылында булды

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Рус Акташы авылында булды. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Лазарев белән берлектә алар башлангыч һәм гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, споркомплекс, ипи пешерү цехында булып, авыл тормышы белән таныштылар.

Башкарма комитет җитәкчесе игътибарыннан авылның мәдәният йорты эшчәнлеге дә читтә калмады. Айрат Хәйруллин балалар сәнгать мәктәбе укучыларның иҗат күргәзмәсе белән кызыксынды һәм Әлмәттә “Арт-Сабантуй” форматында яшь талантлар күрсәзмәсе оештырырга кирәк , дигән тәкъдимен әйтте. Визит барышында башкарма комитет җитәкчесе Петровлар гаиләсендә булды. Хуҗалыкта 26 мөгезле эре терлек, 10 савым сыеры исәпләнә. Айрат Хәйруллин мондый кешеләрне үрнәк итеп куярга кирәклеген ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International