Габдулла Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме узды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Бәйрәмнәр яздан, Тукайдан башлана да. Без хезмәтебез, батырлыгыбыз белән бәйрәм ясый торган халык.Сөекле Тукаебыз “Без сугышта юлбарыстай көчлебез. Без тынычта аттан артык эшлибез", - дип язган. Табигать яшәргән, яңарган вакытта, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Татар булган һәр җирдә Тукай рухы хөкем сөргән, халкыбыз шигъри хәтерен барлаган көннәр бу.

Гомумән, быел әдәбият сөйгән халкым өчен истәлекле ел. Рәсәй күләмендә Әдәбият елы буларак игълан ителгән бу елда районыбыз оешуга 85 ел тулса, халкым иң олы бәйрәмен - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Нефтьчеләр башкаласында шигърият бәйрәме 28 апрель көнне узды.

Үзе артыннан якты эз калдырган, татар әдәбиятын дөньяга таныткан бөек шәхесебез Габдулла Тукайның тууына быел 129 ел тулды. Бәйрәм чаралары көндезге 11 дә Тукай мәйданында дәвам итте. Тантаналы чарада Әлмәт муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, "Рухият" рухи яңарыш фонды башкарма директоры Флера Шәйхетдинова, мөхтәрәм язучыларыбыз, шәһәребез кунаклары, шигырь сөючеләр, мәктәп укучылары катнашты.

Туган тел көнендә милләтебезнең иң югары бүләге Г.Тукай премиясе лауреаты Клара Гариф кызы Булатованың катнашуы бәйрәмнең әһәмиятен тагын арттырды, зур горурлык хисләре өстәде. Билгеле булганча, 2015 елның 23 апрелендә Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Р.Н.Миннеханов Г.Тукай исемендәге премияләр тапшыру турында Указга кул куйды. "Келәү", "Сәяхәтнамә", "К солнцу лицом" китаплары өчен Клара Гариф кызы Булатова Г.Тукай премиясенә лаек булды. Бәйрәмне ачып, Наҗия Хәйдәрова мөхтәрәм якташыбыз, танылган шагыйрәне барлык әлмәтлеләр исеменәнән әлеге олы бүләккә ия булуы белән ихластан тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде.

– Әдәбият елында уздырылган чарада әдәбиятка битараф булмаган, шигъриятне, Тукайны яратучы милләттәшләребезне күрүемә бик шатмын. Бөекләр турында язганда "кайтты", "кайталар" кебек сүзләр кулланылса, Тукай өчен бу сүзләр артык. Тукайның һәрчак булачагы беркемдә дә шик тудырмый. Тукай ул халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, - диде ул үзенең чыгышында.

Югары трибунага күтәрелгән Клара апа Булатованы мәйдан алкышлап каршылады.

- Туганнар! Бу бүләк минем өчен генә түгел, бу исем бөтен Әлмәт төбәге өчен олы бүләк, зур җиңү. Мин әлеге мәртәбәле исемне алуым өчен район җитәкчелегенә дә, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге рәисе Ильяс әфәнде Салаховка да бик рәхмәтлемен. Мин бит язучы гына түгел, укытучы да. Бергә эшләгән коллегаларыма да, әдәбиятны, мәдәниятне сөюче туган халкыма да бик зур рәхмәт хисләре минем күңелемдә. Исән булыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк, - диде Клара апа Булатова үзенең җавап сүзендә.

Әлмәтлеләр өчен Тукайның туган көне гадәти шигырь бәйрәме генә түгел, ә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләккә лаек булучылар белән танышу, аларның шатлыкларын уртаклашу көне дә. Быел бу мәртәбәле исемгә 2014 иҗат елы нәтиҗәләре буенча "Бүре баласы - Чатан", 2 томлык сайланма әсәрләре өчен "Әдәбият" номинациясендә Р.Төхфәтуллин белән якыннан аралашкан аксакал язучыбыз Альберт Барый улы Хәсәнов, республика вакытлы матбугатында һәм "Әлмәт таңнары" газетасында басылып чыккан сәнгати югарылыкта, күңелгә үтеп керерлек күпсанлы язмалары өчен "Журналистика һәм публицистика" номинациясендә "Әлмәт таңнары" газетасы журналисты Ләйләгөл Мөхәррир кызы Минаева, Әлмәт төбәгендә мәдәниятне пропагандалаганнары һәм музыка сәнгатендәге югары профессионализмнары өчен "Мәдәният" номинациясендә аккордеонистлар дуэты - Гүзәл Вилсор кызы һәм Владимир Николаевич Еремеевлар, Әлмәт шәһәре һәм районының, халкыбызның тарихын барлауда озак еллар дәвамлы хезмәт итеп нәтиҗәле өлеш керткәннәре өчен, "Җәмәгатьчелек - агарту эшчәнлеге" номинациясендә Кичүчат авылы Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Габделкави кызы Гыймранова һәм Роза Тәкытдин кызы Сәлманова бүләкләнде.

Фәрдия Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International