Әлмәттә Яз һәм Хезмәт бәйрәме

2015 елның 1 мае, җомга
1 Май иртәсе профсоюз вәкилләре өчен гаттәгедән үзгә булып, Үзәк парктагы Геройлар аллеясына чәчәкләр куюдан башланды. “Татнефть” ААҖ Профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин инициативасы буенча оештырылган әлеге чарада хезмәт батырлыгы күрсәтеп Герой исеменә лаек булган мөхтәрәм ветераннар, профсоюз комитеты рәисләре, журналистлар катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе профсоюзның хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен яклауда, кайгыртуда бердәм көч булын ассызыклады. Хезмәт кешесе бүген дә көн герое булырга тиеш һәм Геройлар аллеясына чәчәкләр кую матур традициягә әверелсен дигән фикер ассызыкланды.

Дөньяның 142 илендә 1 Май - Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Бүген Яз һәм Хезмәт бәйрәмен уздыру өчен нефтьчеләр башкаласында яшәүче һәм эшләүче төрле һөнәр ияләре дә күмәк рәвештә Нефтьчеләр мәйданына җыелды.

Быелгы митинг “Бәяләр атурга - хезмәт хакын икеләтә арттыру” дигән лозунг һәм плакатлар астында узды. Хезмәт коллективлары, аларның гаиләләре, балалар өчен иртәнге яктан ук сәүдә рәтләре эшләде, спорт ярышлары, уеннар оештырылды.

Бәйрәм Әлмәт муниципаль районы профсоюз оешмаларының Координацион Совета рәисе Марсель Бикмуратов чыгыш белән башланды. Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән чыгыш ясап, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин барлык хезмәт ияләрен Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады, хезмәт сөючән, үз эшенә җаваплы караучы, уңышның нигезе бергәлектә булуын аңлаучы, теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә әзер торучы әлмәтлеләргә рәхмәт белдерде.

“ Татнефть” ААҖ Профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин республика, район җитәкчелеге, шул исәптән “Татнефть” компаниясендә эшчеләрнең, яшь гаиләләрнең тормыш – көнкүрешен яхшырту юнәлешендә күп эшләр башкарылуына басым ясады, алда торган бурычларга тукталды.
Әлмәтлеләргә Әлмәт торба заводы яшьләр оешмасы лидеры Рамил Закиров, “КПРФ” партиясе Әлмәт бүлеге беренче секретаре Александр Агафонов та тәбрикләүләрен җиткерде.
Рәсми чыгышлардан соң сәхнә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар карамагына күчте. Ул арада Ленин мәйданында мәктәп укучылары, студентлар һәм предприятие командалары традицион 56 нчы тапкыр уздырылучы 1 Май эстафетасы башлады.

Фәрдия ХӘСӘНОВА, “ Альметьевский вестник” газетасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International