Әлмәттә Рафаил Төхфәтуллинга мемориаль такта куелды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Бүген Ленин урамындагы 43 нче йортта чираттагы зур тантана булды – Рафаил Төхфәтуллин 35 ел яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылды.

Рафаил Төхфәтуллин Әлмәткә 1959 елда күчеп килә. Биредә кара алтын чыгаручылар һәм башка һөнәр ияләре белән аралашып яши, төрле эчтәлектәге, шул исәптән нефтьчеләр эшчәнлегенә багышланган әсәрләр иҗат итә. Әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Рафаил Төхфәтуллин 1974 елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә.Әлмәт шәһәре һәм районы җитәкчелеге карары белән шәһәребезнең бер урамына, китапханәгә күренекле язучының исеме бирелә, аның исемендәге әдәби бүләк булдырыла.

Мемориаль такта кую тантанасына район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, шагыйрь-язучылар, җәмәгать эшлеклеләре килгән иде.

Тантананы ачып, Наҗия Хәйдәрова, юбилейлар елында фронтовик-ветеранның истәлек тактасын ачуны Ватаныбыз өчен көрәшкән батырларның исеменнән мәңгеләштерүдә матур бер үрнәк дип билгеләде. Ул, шулай ук, әлеге истәлек тактасын кую белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә алган, ӘДМХИ ректоры, Бөтендөнья татар конрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ильяс Салаховка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Язучының улы Рөстәм Төхфәтуллин Әлмәт районы һәм шәһәре җитәкчелегенә, Язучылар оешмасына, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлегенә олы рәхмәтен белдерде.

Чара язучы яшәгән йортка чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International