ТР Премьер-министр урынбасары Васыл Шәйхразиев Әлмәттә ГТО нормалары тапшыру буенча киңәшмә уздырды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бүген Әлмәткә ТР Премьер-министр урынбасары Васыл Шәйхразиев килде. Ул ГТО нормалары тапшыру буенча куст киңәшмәсе уздырды. Әлмәтнең 16 нчы мәктәп базасында ГТО нормасын тапшыру программасының ничек тормышка ашырылуы белән танышты. Кунаклар тир, бассейн, спорт залларын карады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин калабызда ГТО тапшыру өчен бөтен шартларның булуын ассызыклады.

14 апрельдә бердәм ГТО тапшыру көне үтте. Анда 15 меңләп укучы норманы тапшырды. Премьер-министр сәламәтлекләре буенча ГТО тапшыра алмаганнарга шәхси программа төзү, медицина учреждениеләре белән берлектә ГТО нормаларын тапшыра алмаучыларны ачыкларга кирәклегенә басым ясады. Очрашу барышында норма бирүчеләргә махсус билгеләр бирү турында да сүз булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International