ОДН күрсәткечләрен киметү буенча рейдлар дәвам итә

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
ОДН проблемасы республикада яшәүчеләр, шул исәптән әлмәтеләр өчен дә яхшы таныш. Гомуми йорт ихтыяҗларына тотылучы күрсәткечләрне киметү буенча рейдлар дәвам итә. Район башкарма комитеты Айрат Хәйруллин идарәче компания, ЕРРЦ җитәкчеләрен җыйеп яңадан ОДНның күплеге турында сөйләште.

“Нуль” күрсәткече бирүче йортлар шәһәрдә 186. Шуларның 119 ы буенча эшче төркем йөреп чыккан инде. Тикшерү 65 хилафлыкны ачыклаган. Аларның кайберләрендә счетчиклар чыгымнарны исәпләми, икенчеләрендә тишек, ярыклар бар, пломба салынмаган булып чыкты. Шулай ук беркем дә теркәлмәгән фатирларда яшәүчеләр дә ачыкланган.

Киңәшмәдә гомуми счетчикларның төгәл эшләмәү очраклары булуы да күтәрелде. Подвалларында уртак счетчик булган 685 торак йортның 265ендә салкын су буенча ОДН 20 проценттан артып китә. Айрат Хәйруллин аларны тикшерергә күрсәтмә бирде.

Счетчик күрсәтмәләрен алу буенча подъездларга махсус ящиклар яңадан куела башлаган. Шевченко урамы, 119нчы йортта мәсьәлән алар инде урнаштырылган. Күпкатлы йортта яшәүчеләргә һәр айның 15-20 числосына кадәр күрсәтмәләрне язып тапшырарга кирәклеген онытмаска кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International