ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2015 ел
шимбә
11 сыйныф укучыларының чыгарылыш имтиханнары тәмамланды. Бик тиздән алар кулларына аттестат алып олы тормышка юл тотачак. 26 июнь көнне 10 нчы мәктәптә узган чыгарылыш кичәсендә булачак инженерлар, төзүчеләр, укытучыларны ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

26
июнь, 2015 ел
җомга
Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов Республика клинико-онкология диспансерында булды. Биредә капиталь ремонттан соң модернизацияләүнең икенче этабы гамәлгә кертелде.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 4 нче ТОС территориясендә яшәүчеләрнең тормышында шатлыклы вакыйга. Биредә күптән көтелгән балалар спорт мәйданчыгы ачылды.
26 июньдә Әлмәткә Татарстан лидеры эш визиты белән килә. Ул берничә социаль объектны ачуда катнашачак.
Бүген Россиядә беренче тапкыр статистикасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Статистика хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлады.
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин сәяси партия вәкилләре белән очрашты.
Татарстанда 2015 елдан башлап күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән алыш-биреш гамәлләрен электрон рәвештә теркәү мөмкинлеге тудырылды.
Изге Рамазан ае башлану белән Казанда «Рамазан таксие» дигән социаль акция старт алды.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә әнә шул темага багышланган семинар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International