«Рамазан таксие» Әлмәттә дә эшли

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Изге Рамазан ае башлану белән Казанда «Рамазан таксие» дигән социаль акция старт алды.

Ураза ае дәвамында бушлай хезмәт күрсәтергә теләге булган кешеләр төнге намаздан мәчетләрдән кайтып килүче өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны өйләренә кайтарып куялар.

Бушлай такси изге ай тәмамланганчы эшләячәк. Казаннан кала, «Рамазан таксие» Түбән Камада һәм Әлмәттә дә эшли. Теләге булганнар әлеге изге акциягә кушыла ала.

«Татмедиа»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International