Әлмәттә милеккә хокукны электрон рәвештә теркәргә була

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Татарстанда 2015 елдан башлап күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән алыш-биреш гамәлләрен электрон рәвештә теркәү мөмкинлеге тудырылды.

Документларны электрон рәвештә бирү сервисы Росреестрның рәсми интернет-порталында (www.rosreestr.ru) эшләтеп җибәрелде. Аннан файдаланырга теләгән очракта кешеләр электрон рәвештә гариза тутырырга һәм аңа документлар пакетын өстәргә тиеш. Шунысы да бар, дәүләт теркәвенә бирелә торган гариза һәм документлар көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланырга тиеш. Андый имзаны теләсә кайсы таныклау үзәгенә мөрәҗәгать итеп алырга була. Бу үзәкләрнең исемлеген шулай ук Росреестр порталында табарга мөмкин. Моннан тыш, порталда «Тормыш ситуацияләре» дигән белешмә сервисы булдырылды. Зур булмаган анкета тутырып, аннан теге яки бу очракта дәүләт теркәве өчен кирәкле булган документлар исемлеген алырга була.

Шулай итеп, хокукларны дәүләт теркәвенә документларны электрон рәвештә тапшыру өчен Росреестр порталының төп битеннән (https://rosreestr.ru/) «Физик затларга», «Юридик затларга» яки «Белгечләргә» дигән бүлеккә күчәргә кирәк. Аннары «Күчемсез милеккә хокукны теркәргә» дигәннән «Хокукларны дәүләт теркәвенә гариза бирергә» сервисын сайларга.

Документларны электрон формада бирү гариза бирүчеләрнең вакытын сизелерлек янга калдыра, чөнки кабул итү офисларына барып йөрергә кирәк түгел. Аннары түләү дә кимрәк: мондый теркәү гамәлләре өчен физик затларга дәүләт пошлинасының база күләменә карата 0.7 коэффициенты кулланыла.

«Татмедиа»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International