Айрат Хәйруллин: “ Агымдагы елда 30 балалар спорт мәйданчыгы төзеләчәк”

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Бүген 4 нче ТОС территориясендә яшәүчеләрнең тормышында шатлыклы вакыйга. Биредә күптән көтелгән балалар спорт мәйданчыгы ачылды.

Балалар, аларның сәламәтлеге турында кайгырту республикабыз җитәкчелеге тарафыннан алып барылган приоритетлы юнәлеш. ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин инициативасы белән “Минем яраткан Әлмәтем” шәһәрне үстерү стратегик планы кысаларында “Мин яраткан ишек алды” проекты тормышка ашырыла. Шул уңайдан Тукай проспекты 27 нче йорт ишек алдында балалар спорт мәйданчыгы ачылды. Сезон тәмамланганчы Әлмәттә 30 балалар спорт мәйданчыгы ачу күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International