Айрат Хәйруллин сәяси партия вәкилләре белән очрашты

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин сәяси партия вәкилләре белән очрашты. Очрашуга КПРФ партиясенең Әлмәт шәһәре буенча башкарма комитет ы беренче секретаре Александр Агафонов, “Коммунисты России” коммунистлар партиясе шәһәр комитеты беренче секретаре Марат Корбанов, “Патриоты России” партиясенең Әлмәт районы буенча координаторы Артур Медведев һәм башкалар килгән иде. Очрашу барышында торак- коммуналь хуҗалык, ОДНны киметүгә кагылышлы проблемалар, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә фатирлар бирү хакында сөйләшүләр булды. Башкарма комитет җитәкчесе сәяси партия вәкилләренә даими рәвештә, ай саен очрашырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International