Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов онкология диспансерында булды

2015 елның 26 июне, җомга
Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов Республика клинико-онкология диспансерында булды. Биредә капиталь ремонттан соң модернизацияләүнең икенче этабы гамәлгә кертелде.

Диспансерны яңарту эше 2009 елдан башланып берничә этапта дәвам итә. Барлык объектларның да заказчысы булып “Татнефть” ААҖ тора.

Рөстәм Миннеханов ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ӘМР Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм республиканың әйдәүче онкологлары белән берлектә учреждениедә булган үзгәрешләр белән шәхсән үзе танышты, персонал белән аралашты.

Рөстәм Миннеханов тантаналы шартларда филиал мөдиренә беренче ярдәм күрсәтү өчен махсус җайлаштырылган автомобиль ачкычы тапшырды.

Онкология диспансерын икенче этапта капиталь ремонтлауга “Татнефть” ААҖ тарафыннан 77,8 млн сум , медицина җиһазларына 68 млн сум исраф ителгән. 2009-2015 еллар аралыгында сәламәтлек саклау учреждениесен ремонтлауга республика бюджетыннан- 51 млн сум, “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан 229,8 млн һәм СМП-Нефтегаз ААҖ нән 2,6 млн сум средство кертелгән.

Диспансерны кирәкле белгечләр белән тәэмин итү максатыннан Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан 6 фатир бирелгән, 12 се Дәүләт торак фонды аша алынган. Муниципалитет учреждениене кирәкле кадрлар белән тәэмин итү, аларның гаиләләренә уңайлы яшәү шартлары булдыруда мөһим роль уйный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International