Әлмәтнең 14 яшен тутырган 60 үсмере Яңа ел алдыннан гына паспортлы булды.
Әлеге вакыйга уңаеннан Яшьләр үзәгендә кызлар һәм малайлар хөрмәтенә бәйрәм дә оештырылды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән аларны ӘМР башкарма комитеты җитәкчсе урынбасары Алексей Грушин тәбрикләде. Тантанада алар адресына күп теләкләр әйтелде, концерт программасы тәкъдим ителде.