Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов түрәләргә бүләкләр алуны һәм бирүне тыйды.
“Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләргә төрле бүләкләр бирергә теләүчеләр арта, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әйдәгез, бу гамәлне туктатыйк”.
Татарстан Президенты түрәләргә бер-берсенә Яңа ел тәбрикнамәләре яки үз куллары белән эшләгән бүләкләр бирергә тәкъдим итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.
"Татар-информ"