Татарстан Республикасының Мәдәният Министрлыгында республикада хезмәт һәм мәшгульлек проблемаларын хәл итүгә, дәүләт программаларын гамәлгә куюга багышланган коллегия булып узды.
Чарада ТР Хезмәт , мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эләмира Зарипова, аның урынбасары Клара Таҗетдинова һәм башкалар чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасының иң яхшы хезмәт һәм мәшгульлек үзәге” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында Әлмәтнең хезмәт һәм мәшгульлек үзәге дә бар.