19 декабрьдә 56 нчы яше белән барганда Александр Михайлович Михайлов көтмәгәндә вафат булды.
Михайлов Александр Михайлович 1960 елның 5 августында туган. Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган. Шуннан соң бөтен хезмәт юлы Әлмәт белән бәйле. 1983 елдан 1990 елга кадәр «Радиоприбор» заводында төрле җитәкче урыннарда эшләгән. 1990-1992 елларда «МЖКстрой»да хезмәт куйган. Аннары кабат хезмәт эшчәнлеген «Радиоприбор»да дәвам иткән. 2007-2008 елларда «ТрансСервис» ҖЧҖ директоры. 2008-2014 елларда «Радиоприбор» заводы генерал директоры. 2010 елдан 2015 елга кадәр Әлмәт муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары вазифаларын башкарды. Күп тапкырлар Әлмәт шәһәр Советы депутаты булды.
Бу хакта ӘМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Әлмәт таңнары"/Татмедиа