Рөстәм Низамиев: « Халык контроленә ихтыяҗ зур»

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

 Бүген  ӘМР башкарма комитетында  Татарстан Республикасының  электрон  “Халык контроле” мәгълүмат системасына  килгән   контроль хәбәрләрне  тикшерү буенча  зона ара  киңәшмә булып узды.  Чарада ТР “Халык контроле”  электрон  мәгълүмат системалары  белән  эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм  Низамиев,ӘМР Советы аппараты җитәкчесе Булат Исмагилов,  Баулы, Лениногорский,  Азнакай,  Бөгелмә  муниципаль  районы  вәкилләре  катнашты.  Рөстәм Низамиев сүзләренә караганда, республикада   гражданнардан  кергән  хатларның  77 проценты  буенча  чаралар күрелгән.  Пленар утырыштан соң Казан кунагы  берничә адрес буенча  барып,  халыктан килгән хәбәрләр буенча нинди  эш  алып  барылуын  тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International