ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2016 ел
шимбә

Чәчүлек мәйданнарын 2,9 млн гектарда саклап калу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстенлекле бурыч булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

1 апрель көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында җир эшләре буенча комиссия утырышы узды.


1
апрель, 2016 ел
җомга

Республика программасы кысаларында нефть башкаласында яңа туристик зона ачу буенча эш башланды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр күлендә булып, төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.

Әлмәт башкарма комитеты 2016 елның 12 апреленә билгеләнгән җир участоклары буенча аукцион сатулар башлануын хәбәр итә.

Агымдагы елның беренче кварталында “Халык контроле” системасына язучылар саны узган елгының шушы чоры белән чагыштырганда 71 процентка артык.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты халык игътибарына классик формада узган сатуларның тулысынча электрон форматка күчүен хәбәр итә.

1 апрельдән Әлмәттә санитар – экологик ике айлык старт алды.


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ӘМР башкарма комитетында узган “Яман шешкә каршы – белем” “түгәрәк өстәл” кысаларында мәгълүмати үзәге Әлмәттә урнашачак “Эшләргә вакыт” дигән яңа проектны тәкъдир иттеләр. Проектның максаты – халыкны яман шеш авыруыннана сакланырга өйрәтү. Проект нигезендә шеш булдырмауның һәм вакытында дәвалана башлауның 10 алтын кагыйдәсе ята.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы профберләшмәләре Федерация Советының III утырышы узды. Чарада ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм халыкны социаль яклау министры Элмира Зарипова, ТР оешмалар һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе эш бирүчеләренең төбәк берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, профсоюз ошмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының зур залында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. 1нче апрельдан язгы чакырылыш башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International