Әлмәттә “Эшләргә вакыт” проекты старт алды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ӘМР башкарма комитетында узган “Яман шешкә каршы – белем” “түгәрәк өстәл” кысаларында мәгълүмати үзәге Әлмәттә урнашачак “Эшләргә вакыт” дигән яңа проектны тәкъдир иттеләр. Проектның максаты – халыкны яман шеш авыруыннана сакланырга өйрәтү. Проект нигезендә шеш булдырмауның һәм вакытында дәвалана башлауның 10 алтын кагыйдәсе ята.

Чарада ТР сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафин, Идел буе округы баш онкологы Рөстәм Хәсәнов, Татнефть компаниясе генераль директорының урынбасары Николай Глазков, шәһәр оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International