Республика программасы кысаларында нефть башкаласында яңа туристик зона ачу буенча эш башланды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр күлендә булып, төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Рейдта катнашучылар Петуховка бистәсе урамнарында булдылар, тирә –як мохитнең экологик торышына йогынты ясаучы факторларны ачыкладылар. Киңәшмә барышында район башлыгы шәһәр күлендәге суны тиз арада нормага китерергә, Петуховка бистәсендәге һәрбер йортның инженер – техник карточкасын төзергә, хуҗалыкның финанс мөмкинлекләрне ачыкларга кушты.