1 апрель көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында җир эшләре буенча комиссия утырышы узды. Көн кадагына авыл хуҗалыгы җирләре буларак теркәлгән басуларның торышы, аларны тиешенчә эшкәртү белән бәйле сораулар чыгарылды. “Авыл хуҗалыгы җирләренең теләсә ничек таратылып бетүенә юл куймаячакбыз. Барлык мәйданнарның да оборотка кертелүенә ирешергә кирәк. Киләчәктә без сезнең белән бергәләп бу мәсьәләне хәл итәргә тиешбез, җир эшләргә тиеш,”– дип ассызыклады үзенең чыгышында район башлыгы.