Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты халык игътибарына классик формада узган сатуларның тулысынча электрон форматка күчүен хәбәр итә. Электрон сатулар турында мәгълүмат мәҗбүри рәвештә Россия Федерациисе torgi.gov.ru. сайтында урнаштырылачак. Башлангыч этабында уздырылачак сатулар буенча барлык мәгълүмат Әлмәт муниципаль сайтында almetyevsk.tatar.ru һәм “Альметьевский вестник” газетасында чыгачак.