Бүген ТР Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы профберләшмәләре Федерация Советының III утырышы узды. Чарада ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм халыкны социаль яклау министры Элмира Зарипова, ТР оешмалар һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе эш бирүчеләренең төбәк берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, профсоюз ошмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырышта Профсоюзлар Федерациясе Советы әгъзасының вәкаләтләреннән азат ителүе һәм яңа әгъза билгеләү, республика килешүен оештыру мәсьәләләре каралды һәм “Профсоюзлар эшчәнлеген массакүләм матбугат чараларында иң яхшы яктырту” республика бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.