Чәчүлек мәйданнарын 2,9 млн гектарда саклап калу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстенлекле бурыч булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Марат Әхмәтов апрельның икенче яртысыннан тотрыклы уңай температура фаразлана, диде. “Чәчүлек мәйданнарын саклап калу өстенлекле бурыч санала - бу 2,9 млн гектар чәчүлек. Инде икенче ел рәттән Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы безгә чәчүлек мәйданнары планын җибәрә, Татарстан агросәнәгать комплексына федераль ярдәм аларның үтәлешенә бәйле”, - дип ачыклык кертте ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Гектарыннан акчалата керемне арттыру өчен республика югары маржиналь культуралар чәчүлек мәйданнарына арттыру юнәлеше алды, дип, министр аларны атады: орлыкка кукуруз, көнбагыш, рапс. Андый культуралар мәйданнары 100 мең гектарга кадәр җиттерү күздә тотыла.
Марат Әхмәтов андый культуралар игүдә, шулай ук орлыкка бөртеклеләр буенча районнардагы вазгыятьне барлады.
Министр бөртеклеләр орлыгы турында: “Орлык уңышның нигезе санала, - дип искәртте. - Элиталы орлыклар белән массакүләм репродукция орлыклар чәчүдән уңыш аермасы - 1,5 тонна тирәсе. Гомумән, республика буенча бөртеклеләрнең орлыгы белән хәл начар түгел. Аерым районнарда элиталы орлыкның өлеше 60 процентка җитә, бу бик яхшы күрсәткеч. Буа, Тукай һәм Балтач районнарында шулай”.
Кукуруз орлыгына кагылышлы мәсьәләдә министр, республикада ихтыяҗ - 6,3 мең тонна, һәм ул тулысынча читтән кертелә, диде. Бүгенгә Россельхознадзор хезмәте аша 2,1 мең тонна, яки 32 проценты тикшерелгән.
Марат Әхмәтов шулай ук быел онлайн режимында игенчелек буенча һәр атна саен өйрәтү семинарларының яңадан эшли башлавын хәбәр итте. Андый семинарлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты тарафыннан оештырылып, һәр җомга көнне сәгать көндезге 2дә үткәрелә (http://agro.tatarstan.ru). “Һәр теләгән кеше сайтка кереп, үзенең сорауларын бирә ала һәм аларга җавап алырга мөмкин. Бу мөмкинлектән файдаланырга киҗәш итәм, ул игенчелеккә катнашы булганнарга бик файдалы”, - диде Марат Әхмәтов.
"Татар-информ" МА