ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2016 ел
шимбә

ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә 2016 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында хәбәр итте, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасында быел 15 апрельгә 666,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 108% тәшкил итә.


15
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген башкарма комитетның зур залында Әлмәт муниципаль районы ведомсвоара террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Беренче чиратта Территориаль җәмгыяви советлар һәм идарәче компанияләрнең халыкны террор куркыенычыннан саклауга юнәлтелгшн эше тикшерелде.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының социаль-икътисади үсеш стратегиясен билгеләү буенча эксперт сессиясе узды. Экспертлар - ТР Президенты Аппараты, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, “Туган ил” социаль-икътисади үсеш төбәк фонды” вәкилләре.

Бүген шәһәребездә галимнәр, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр, студентлар катнашында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының 20-еллыгына багышланган Бөтенроссяи фәнни-гамәли конференция узды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 19 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга Шевченко урамында урнашкан 1җир участогы чыгарыла.

Бүген ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, Төбәк роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Ирина Хәйруллина, бабалр хастаханәсенең мәктәп һәм бабалар бакчалары белән эшләү бүлеге мөдире Гүзәлия Сафина журналистлар белән очрашты. Очрашу сәбәбе – айоныбызда язгы айларда талпан боррелиозы, талпан энцефалиты, бөер синдромлы тычкан авыруы бизгәге белән авыручы очраклары теркәлү. Бүгенге көнгә талпан тешләүнең беренче очрагы быел 19 февральда ук теркәлгән.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 12 маена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

13 апрель көнне «Нефтьче» мәдәният йортында Гөлсинә Калимуллинаның «Алтын ачкыч» китабын тәкъдир итү булды. Китап ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормыш һәм иҗат юлын яктырта. Чараны Әлмәт мөхтәсибәте әзерләде.

Әлмәт районы авыл хуҗалыклары эшчеләре кырларга чыкты: уҗымнарны һәм күпьяшәр үләннәрне ашламалау башланды. Шулай ук туңга сөрелгән җирне, күпьяшәр үләннәрне тырмалау, сабан культуралары орлыкларын инкрустацияләү эшләре бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International