Бүген шәһәребездә галимнәр, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр, студентлар катнашында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының 20-еллыгына багышланган Бөтенроссяи фәнни-гамәли конференция узды.
Институт эшләү дәверндә 5 меңнәр артык кеше югары белем алып чыккан.
Бүген институт хезмәткәрләрен ректор Ильяс Салахов, Район башлыгы исеменнән мәгариф идарәсе җитәкчесе
Дмитрий Садетдинов тәбрикләде. Пленар утырышта Әлмәт муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе Җәмилә Ханмурзина, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты Илдар Алишев чыгыш ясады. Алга таба конференция эше 4 секциягә бүленеп дәвам итте.