Бүген башкарма комитетның зур залында Әлмәт муниципаль районы ведомсвоара террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Беренче чиратта Территориаль җәмгыяви советлар һәм идарәче компанияләрнең халыкны террор куркыенычыннан саклауга юнәлтелгшн эше тикшерелде. Шулай ук җәмгыяви тәртипне саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Олим Отакулов үз чыгышында, куркыныч янаган төп фактор дип, “Ислам дәүләте” дини оешмасы эшчәнлеген республикада җәелүен атады. Республикабызда туып, конфликт барган якка чыгып киткән һәм кайтырга ниятләгән ватандашларыбыздан, шул ук дини оешма белән бәйләнешеләре булган Урта Азия мигрантларыннан, шулай ук россиялеләрдән махсус төзелгән террор төркемнәреннән дә куркыныч янавын ассыыклады.
Шуңа да тәртиа ссклау органнары һәммәбезгә игътибарлы һәм уяу булырга куша.