ТРда хәзергә 666,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган

2016 елның 16 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында быел 15 апрельгә 666,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шул чорына карата 108% тәшкил итә.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 15 апрельгә 72,3 мең кв. м мәйданлы 52 йорт гамәлгә кертелгән (1 мең 283 фатирлык).

2016 елда арендага биреләсе торак программасы кысаларында гомуми мәйданы 50,1 мең кв. м булган 32 торак йортны гамәлгә кертү планлаштырыла, диде министр. Шулардан 12 объектта төелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Лаеш районында - 9, Иннополиста - 3), 1 объектта территорияне төзекләндерү дәвам итә (Теләче районы), 18 объектта эчке эшләр бара (Әлки районы - 8, Иннополис - 9, Алабуга районы - 1). Моннан тыш, 1 объектта санитар-техника эшләре бара, тәрәзә блоклары куела (Мамадыш районы).

Ирек Фәйзуллин, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча алынган федераль субсидияләр кысаларында республикада 98 ветеран өчен 17 йорт төзелә, дип белдерде. Шулардан 9 объект әзер диярлек, 7 объект уртача әзерлектә, 1 объектта эшләр күп әле.

2016 елда республикада күп балалы 38 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. 18 апрельгә барлык 38 гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән, диде министр.

Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 77 яшь гаиләгә субсидияләр бирү исемлеге әзерләнгән һәм республиканың Дәүләт торак фондына җибәрелгән.

2015-2020 елга «Торак» ФМП нигезендә гражданнарны торак белән тәэмин итү кысаларында Татарстанда 2016 елга 26 чернобыльчегә (сертификатлар 11 кешегә рәсмиләштерелгән), 37 мәҗбүри күченүчегә (8 кешегә рәсмиләштерелгән) торак бирү каралган.

Аннары Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2016 елда 18 административ-торак комплексы төзеләчәк. Барлык объектларда да эшләр алып барыла.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы контролендагы өлеш кертеп торак төзү объектларында эшләр тәмамланып килә.

Киңәшмә барышында шулай ук «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин социаль торак төзү программасы турында чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International