Әлмәттә социаль-икътисади үсеш стратегиясен билгеләү буенча эксперт сессиясе узды

2016 елның 15 апреле, җомга

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарының социаль-икътисади үсеш стратегиясен билгеләү буенча эксперт сессиясе узды. Экспертлар - ТР Президенты Аппараты, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, “Туган ил” социаль-икътисади үсеш төбәк фонды” вәкилләре.

Эксперт сессиясендә катнашучылар , төркемнәргә бүленеп, үз муниципаль район үсеш юнәлешләре турында фикер алыштылар. Соңрак үткән гомумтөркем фикер алышу вакытында төп проблемалар һәм адларны хәл итү юллары ачыкланды. Шулай итеп, һәр районның үсеш юнәлешләре билгеләнде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International