18нче майда сәүдә-икътисад техникумының тамаша залында «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Әлмәт бүлекчәсе хисап тоту-сайлау конференциясе узды.
18нче майда Россия халыклары дуслыгына багышланган “Җир шары хартиясе” проекты кысаларында “Әлмәт сәүдә техникумы бинасында "Без төрле, ләкин без бергә” республикакүләм хорлар бәйгесенең зональ тыңлаулары узды.
Әлмәтнең “Шәмсенур” паркы “Шәһәрләр билгеләре” Россия проектында “Иҗтимагый пространство” номинациясендә җиңеп чыкты!Хәтерләсәгез, әлеге парк узган елда төзелгән яңа дүрт паркның берсе.
Бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Халыкара хезмәт оешмасы, бар дөньядагы эш урыннарында авырып китүләрне һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, ел саен 28нче апрельда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрә. Быел бу көн “Эш урынында стресс: коллектив каршы тору”шигаре астында үтә. Әлмәттә 20 апрельдан 30 майга кадәр бу уңайдан һәр оешмада төрле чаралар оештырыла.
6-10 июньдә Әлмәттә «Бяки Буки» урам әдәби фестивале узачак. Танылган язучылар һәм шагыйрьләр катнашында балалр өчен әлеге фестивальне ТР мәгариф идарәсе ярдәмендә “Бәхетле хикәятләр” иганәчелек фонды оештыра.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән шәхси очрашуга байтак кеше килде. Башлык аларның сорауларын һәм тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлап, хәл итәрлекләрен җаваплы оешмаларга башкарырга боерды.
VI чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты, тумышы белән әлмәтле Ринат Хәйров «Алсу» фабрикасы кладовщигы Оксана Гильфановага кирәкле медицина ярдәмен Казанда алырга булышты. Дөньяда изелек эшләүчеләр булу – зур куаныч ул.
5 апрельдан башлап 30 майга кадәр Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә дәүләт эш белән тәэмин итү хезмәтенең 25-еллыгана багышланган “Хезмәт кешесе” темасына балаларның эшләре күргәзмә бәйгесе оештырылган. Тәкъдим ителгән 300 эшнең 26сы медицина тематикасына багышланган.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 10нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.