18нче майда Россия халыклары дуслыгына багышланган “Җир шары хартиясе” проекты кысаларында “Әлмәт сәүдә техникумы бинасында "Без төрле, ләкин без бергә” республикакүләм хорлар бәйгесенең зональ тыңлаулары узды. Бәйгедә Әлмәт шәһәреннән ӘДМХИның "Единство-Бердәмлек" студентлар һәвәскәр хоры, "Ветеран" рус халык хоры, "Сүнмәс йорәкләр" татар халык ансамбле, Ютазы районыннан “Истоки” ветареннар халык хоры”, Баулы районы сугыш һәм хезмәт ветераннары үрнәк халык хоры, Н.М. Кудашев исемендәге Лениногорск музыка мәктәбе хоры, Азнакай шәһәреннән "Калинушка" халык ансамбле катнашты. Барлык коллективлар да Казанда узачак финал турга чакыру алды.