6-10 июньдә Әлмәттә «Бяки Буки» урам әдәби фестивале узачак. Танылган язучылар һәм шагыйрьләр катнашында балалр өчен әлеге фестивальне ТР мәгариф идарәсе ярдәмендә “Бәхетле хикәятләр” иганәчелек фонды оештыра.
6-9 июньдә Әлмәттә Россиянең атаклы шагыйрь һәм язучылары Виктор Лунин, Артур Гиваргизов, Анна Игнатова, рәссам һәм китаптагы рәсемнәрне ясау осталары - Максим Покалёв, Даша Ротнова, сөйләм техникасы осталары һәр катнашучыга мастер-класс үткәрәчәк. Укытучыларга исә ТР ел укытучысы -2015 конкурсы җиңүчесе Евгения Родионованың сөйләм техникасы буенча мастер-класслары уйланылган.
10нчы июньдә Г.Тукай һәйкәле янында җиңүчеләрне котлау тантанасы һәм танылган татар шагыйре, ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, М.Җәлил һәм А.Алиш республика премияләре , Г.ХАндерсен исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты Роберт Миңнуллин белән иҗади очрашу узачак.