5 апрельдан башлап 30 майга кадәр Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә дәүләт эш белән тәэмин итү хезмәтенең 25-еллыгана багышланган “Хезмәт кешесе” темасына балаларның эшләре күргәзмә бәйгесе оештырылган. Тәкъдим ителгән 300 эшнең 26сы медицина тематикасына багышланган.
Барлык эшләрне шәһәр һәм районыбызның 3-10 яшьлек балалары һәм аларның ата-аналары эшләгән.
Һәркем күргәзмәгә килеп, ошаган эш өчен тавыш бирә ала.