«Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең Әлмәт бүлекчәсе хисап тотты

2016 елның 20 мае, җомга

18нче майда сәүдә-икътисад техникумының тамаша залында «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Әлмәт бүлекчәсе хисап тоту-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенеңсәяси советы рәисе Алсу Тарханова, ТР Дәүләт советында “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Анастасия Исаева, «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Әлмәт бүлекчәсе рәисе, "Татнефть" җәмгыятенең генераль директоры Рөстәм Мөхәмәдиев, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов, иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International