Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән шәхси очрашуга байтак кеше килде. Башлык аларның сорауларын һәм тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлап, хәл итәрлекләрен җаваплы оешмаларга башкарырга боерды. Ике ә тәкъдим аеруча кызыксыну уятты. ZM Production иҗат төркеме яшьләре Балаларны яклау көнен бәйрәм итүнең иҗади проекты белән чыкса, «Вертикаль» газетасы мөхәррире вазифаларын башкаручы ханым Әлмәттә бердәм әдәби үзәк оештырырга тәкъдим итте.