Халыкара хезмәт оешмасы, бар дөньядагы эш урыннарында авырып китүләрне һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, ел саен 28нче апрельда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрә. Быел бу көн “Эш урынында стресс: коллектив каршы тору”шигаре астында үтә. Әлмәттә 20 апрельдан 30 майга кадәр бу уңайдан һәр оешмада төрле чаралар оештырыла.
27 апрельда “Татнефть” җәмгыятенең Сәнәгый, экологик куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау идарәсе “Татнефть- кадрлар әзреләү үзәге”ндә махсус семинар үткәрелде.
«Баулюкс» җәмгыяте хезмәтне саклау буенча баш инженер урынбасары, бүлек җитәкчесе И.В.Черников, “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2016” республика бәйгесендә катнашып, беренчелекне яулады.