Әлмәттә квартал территориясендәге урам утларын төзекләндерү башланды

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башлыгы айрат Хәйруллин кушуы буенча шәһәрдә квартал территориясендәге урам утларын төзекләндерү башланды .

Бүген «Светсервис» оешмасы эшчеләре ТОС-6 территориясендә иске яктырткычларны сүтеп, яңаларын куйды.

Урам уты, нигездә, шәһәребезнең иске өлешендә җитенкерәми иде. Бу мәсьәлә хәзер хәл ителәчәк. “Махсус комисся микрорайоннар буйлап җәяү узып, ут куярга кирәкле ишегалларын ачыклады. Кайдадыр иске яктырткычлар яңартылса, кайдадыр яңа линия үткәреләчәк”, - дип белдерде «Светсервис» предприятиесе баш инженеры Александр Самойлин

Урам утын булдыру 1,2,4,5,6, 7д, 8,8а,9а,9б,10,15,17,22 санлы ТОСларда планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International