Айрат Хәйрулин 20 нче мәктәпнең “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә булды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген әлмәт районының бардлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктп белән хушлашу бәйрәме – Соңгы кыңгырау узды. 1053 шүсмер мәктәп бусагасын атлап чыгып зур тормышка юл тотты.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәребезнең 20нче санлы мәктәбе чыгырылыш сыйныф укучыларын шәхсән үзе котлады. Быел бу мәктәпне 45 укучы тәмамлый.

Әлеге белем бирү учреждениесе район мәктәпләре рейтингында 3нче урында тора. Бу- мәктәп администрациясе, укытучылары, укучылары һәм ата-аналарның уртак эш нәтиҗәсе булуын ассызыклады Айрат Хәйруллин.

Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын ихлас котлап, аларга Бердәм дәүләт имтиханнырн уңышлы тапшырырга һәм җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булырга теләде. Мәктәп директоры Светлана Леонидовнаны “Татарстан республикасы мәгарифендә күрсәткән хезмәте өчен” күкрәк знагы белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International