ТР Хакимият Йортында узган брифингта “Җәй” Республика үзәге директоры Раил Муратшин 6 меңгә якын бала һәм яшь татарстанлы Кара диңгез буенда ял итәчәге турында хәбәр итте.
Барлыгы 6011 кешенең ялын оештыру каралган, аларның 1600е Кырмда ял итәчәк. Краснодар лагерьларына ялга китүчеләр тимер юл буйлап, Кырымга китүчеләр - самолетта озатылачак.