Әлмәт Сабан туе 5нче июньдә булачак

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген шәһәркүләм киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов 2016 елгы Сабантйга әзерлек һәм аны үткәрү турында сөйләде. Сабантуй алдыннан “Бүләк җыю” гадәти акциясе 28нче майда “Шифа” сәүдә үзәге , «Татарстан» кинотеатры каршында сәагть 11.00 башланачак.
ТР президенты указы нигезендә, район авыл җирлекләрендә һәм Түбән мактама бистәсендә Сабантуй 4нче июньдә, Әлмәттә 5нче июньдә үзәк шәһәр мәйданында узачак.

Мәйданга автобуслар Тельман урамындагы “Мегаполис”тан, Ленин мәйданыннан, РТС боҗрасыннан һәм “ЦРБ” тукталышыннан 15 минут саен йөреп торачак.

Бәйрәмне ачу тантанасы сәгать 11.00. Ат чабышы 12.30 башлана. 13.30 ипподром сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары концерты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International