Әлмәттә Соңгы кыңгырау бәйрәме

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларга Соңгы кыңгырау яңгырада. Әлмәтнең 1053 укучысы да аларга кушылды. Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садетдинов укуда уңышлар күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары эленгән “Мәктәп тәмамлаучылар аллеясыннан”узып, яшүсмерләрнең бәйрәменә кушылды. Мәртәбәле кунаклар зур тормышка аяк басучы бу балаларны җылы котлады, хәерле тормыш юлы теләде.

Бәйрәм тантанасының үзгә ,истә кала торган моменты – укучылар башкарган бию флешмобы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International