ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәттә ике спорт мәйданчыгы сафка басты.

Җәйнең беренче көне Әлмәт балалары өчен иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмгә әверелде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков: "Татарстан 15 сентябрьгә җылыту сезонын ачарга әзер булырга тиеш!"- дип белдерде.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә мәктәп стартап-финалистлары Сколковога халыкара стартап-конференциясенә юл алды.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Элеге бүләккә ирешү юлы турында Бүген Ильяс Галимоа журналистларга сөйләде. Ильяс Галимов – күпсанла турнирлар җиңүчесе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Чемпионы, ТР атказанган спорт мастеры, Россия спорт мастеры, “Көрәш” бунча дөнья чемпионы. Бүлеккә ирешү аврылыгын ул үз җилкәсендә татыган. Бүген ул үсеп килүче яшь спортчыларга, көрәшчеләргә ныклык, максатчанлык үрнәге булып тора. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 29нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга административ бина куела.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 10нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. 

Әлмәт мунициаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында кидәшмә узды. Анда шәһәр хәрәкәтчәнлеге мәсьәләләре эксперты, Copenhagenize Design Company генераль директоры Майкл Колвилл-Андерсен һәм аның эш төркеме Әлмәттә велосипед юлларын салу проектын тәкъдир итте. Проект 8 ай элек эшләнә башлаган. Аның максаты – Әлмәтне сәламәтрәк, заманчарак һәм куркынычсызрак итү. Әләмт проекты белән берочтан компания эшчеләре Страсбург, Париж, Бордо, Лос-Анжелес шәһәрләрендә дә проектлар башкара. Велосипед юлларын төзүгә комааулаган мәсьәләр итеп климат шартлары һәм юл челтәренең хәле аталды.

“Алкоголизм һәм асоциаль тормыш рәвеше - Татарстанда ятимнәр саны үсүенең төп сәбәбе”, - дип белдерде ТР балалар хокуклакабинетында үткән брифингта. Брифинг республикада баларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауны тэмин итүне яхшыртуга багышланды. 

Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәсендә Татарстанда чүплекләрнең 100% диярлек бетерелгән , дип хәбәр итте экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Абдулганиев бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International