“Алкоголизм һәм асоциаль тормыш рәвеше - Татарстанда ятимнәр саны үсүенең төп сәбәбе”, - дип белдерде ТР балалар хокуклакабинетында үткән брифингта. Брифинг республикада баларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауны тэмин итүне яхшыртуга багышланды.
Бүген республика бабалр йортында тәрбияләнүче 12 мең ятим исәпләнә. Аларны гаиләгә урнаштыруда төп киртә – ятимнәрнең күп балалы гаиләрдән булуы һәм аларның шактый зур яшьтә булуы. Шулайда “Видеопаспорт” проекты бу мәсьәләне хәл итүдә булыша. Проектның 5 еллык эше дәвамында 256 баланың видопаспорты эшләнелгән, бу балаларның 186 янә гаиләле булган. Быел тагын 50 видеопаспорт төшерелә.
Гүзәл удачина сүзләренә караганда, 12 мең ятимнең 75% ата-анасы исән көе тим. Шуларның 80% ата-анасы алкоголикизм белән авыру сәбәпле гаиләдән алынган. Шуңа да алкоголик ата-аналарны сәламәтләндер, балаларны үз гаиләләренә кайтару максатыннан, “Аеклык ноктасы” проекты эшләп килә. Бүгенгә 45 хатын-кызның 36сы дәвалау курсы үтеп, 98 бала үз гаиләсендә тәрбияләнә.