Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәсендә Татарстанда чүплекләрнең 100% диярлек бетерелгән , дип хәбәр итте экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Абдулганиев бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Икеайлык вакытында барлыгы 1817 законсыз чүплек ычыкланган. Аларның 93% бетерелгән. “Чүплекләр саны артты дип әйтергә урын юк, аларның ачыклану очраклары күбәйде”, -ди министр. Моңа “АРМ-инспктор” программасы да ярдәм итә. Программа теләсә кайсы инспекторга “Республиканың экологик картасы”на кереп мәгълүматларны терки ала. Шулай ук территорияләрне авиокзәтү дә, авиакоптерлар куллану да үз нәтиҗәләрен бирә. Халык арасында “Экомәктәп”, “Экогаилә”, «Экопредприятие», «Эковуз/ссуз» бәйгеләре игълан ителде. Алардан да зур файда бар.