Аукцион сатулар турында мәгълүмат

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 29нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга административ бина куела.

Югарыда күрсәтелгән милекне сатып алырга теләүчеләрнең гаризалары Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт, 204 кабинетта 2016 елның 27 нче маеннан 22нче июньгә кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78.

Муниципаль милектәге күчемсез милекне сатып алу килешүе Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында www.almetyevsk.tatar.ru. “Булачак аукционнар һәм бәйгеләр турында” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International