Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 10нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
Бакча культураларын сату өчен 13 урын, сыра сату өчен 2 урын, ризык сату өчен 4 урын, спиртсыз эчемлекләр һәм ризык сату өчен 2 урын, спиртсыз эчемлекләр сату өчен 7 урын,туңдырма сату өчен 9 урын, тиз әзерләнә торган ризык сату өчен 2 урын сатуга куела.
Аукционда катнашу өчен гаризалар Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт, 204 кабинетта 2016 елның 13 майдан 7 июньгә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78.
Килешү үрнәге www.almetyevsk.tatar.ru. Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында “Булачак аукционнар һәм бәйгеләр турында” бүлегендә урнаштырылган.