Әлмәттә Балаларны яклау көнен бәйрәм иттеләр

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Җәйнең беренче көне Әлмәт балалары өчен иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмгә әверелде. Төп чаралар Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта оештырылды. Сәнгать белән кызыксынучылар иртән – иртүк рәсем ясадылар, күңел ачу, спорт уеннары, көтелмәгән сюрпризлар белән тулы программа – бар да алар өчен иде. Парк сәхнәсендә район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында тантаналы чара да узды. Биредә күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International