Әлмәттә спорт мәйданчыклары ачылды

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәттә ике спорт мәйданчыгы сафка басты.

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләргә район җитәкчелеге, депутатлар, нефтьчеләр саллы бүләк әзерләгән – биредә заманча спорт мәйданчыгы ачылды. 

Узган ел 5 шундый спорт мәйданчыгы төзелгән иде, быел тагын шуның кадәр объект сафка басарга тиеш. Ә районда барлыгы 18 заманча спорт мәйданчыгы бар. 
- Менә мондый универсаль заманча спорт мәйданчыкларының шәһәр урамнарында булуы яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруында зур роль уйный дип саныйм. Алар якында, ишегалларында гына урнашкан. Теләге булган һәркем биредә шөгыльләнә ала. Менә бу кечкенә мәйданчык та ел әйләнәсе буш тормас дип өметләнәм, - диде район башлыгы яңа объектның ачылу тантанасында. Спорт үсешенә керткән өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен спорт мөгаллимәләре, тренерларга рәхмәт хатлары да тапшырылды. Традиция буенча яшь спортчыларның тупларына җитәкчеләр үз имзаларын да куйды. 

Шул ук көнне тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы ачылды – шәһәр стадионында футбол, баскетбол, волейбол кебек популяр юнәлешләр өчен заманча һәм бик зәвык белән бизәлгән урын сафка басты.

Биредә моңарчы да берничә төрле спорт кыры бар иде. Әмма спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел артканлыктан, аның һәрберсе үз урынында булачак. Ел да районда 200 дән артык төрле спорт ярышлары уза, 4000 нән артык бала спорт мәктәпләренә йөри. Ә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны районда 70 000 нән артып китә! Димәк, бер генә спорт мәйданчыгы да буш тормаячак.

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International